Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт: Казанның купюрадагы күренешләре Татарстанга туристларны күбрәк җәлеп итәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Яңартылган 1 мең сумлык банкнотларда Казан Кремленең Сөембикә манарасы һәм Татарстанның башка истәлекле урыннары республикага тагын да күбрәк туристларның игътибарын җәлеп итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» га Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белдерде.
«Россиянең һәр төбәге үзенчәлекле. Татарстан үзенең тырыш, инициативалы һәм ярдәмчел халкы белән билгеле. Аларның хезмәт нәтиҗәләре бөтен нәрсәдә, шул исәптән истәлекле урыннарда да чагыла. Алар арасында Казан Кремле — иң популярларның берсе. Шуңа күрә монда урнашкан һәм татар халкының үсеш үзенчәлекләрен чагылдырган объектларның банкнотта бастыру өчен сайлануы эзлекле», — дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше.
Топилин шулай ук Үзәк Банкның яңартылган купюраларны тәкъдим итүе гади гражданнар өчен генә түгел, ә икътисад тармагы белгечләре өчен дә мөһим вакыйга булуын билгеләп үтте.
«Бу тармак хезмәткәрләре өчен чыгарылыш, беренче чиратта, заманча саклау технологияләрен кертү, банкнотларны куллану вакытын арттыру белән бәйле», — дип нәтиҗә ясады Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе.
Бүген Үзәк Банк 1 һәм 5 мең сумлык яңартылган банкнотлар тәкъдим итте. Мең сумлык купюрада Идел буе федераль округының берничә истәлекле урыны, ә биш мең сумлык купюрада Урал сурәтләре төшерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз