Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт Казанда тавышны саклый торган экраннар урынына яңа технологияләр кертергә чакырды
Тавыштан саклый торган экраннар урнаштыру нигезле булырга тиеш. Барыннан да элек, мондый конструкцияләрне кешене тавыш йогынтысыннан чыннан да сакларга кирәк булган урыннарда - торак кварталларда, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм кешеләр күпчелек вакытын үткәрә торган башка объектлар янында куярга кирәк. Архитектор, «Стрелка» консалтинг бюросы партнеры Алексей Муратов «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
Эксперт әлеге экраннарның еш кына тавыштан түгел, ә елганы тузаннан һәм пычрактан саклау максатыннан урнаштырылуына игътибар юнәлтте. Әмма, аның сүзләренчә, пычрактан саклый торган ярты метр биеклегендәге җыйнак киртәләр бу бурычны күпкә яхшырак үтәр иде.
Моратов сүзләренчә, шәһәрләрдә тавыш белән көрәшүнең башка ысуллары да (агачлардан алып технологик чишелешләргә кадәр) бар, аларны Азия һәм Европада әле сыныйлар гына. Шундый вариантларның берсе - тавышны актив басу системалары. Бу - тавышны тотып ала торган үзенә бертөрле микрофоннар.
«Казан Иннополис белән бергә үзен нык алга киткән, мегатехнологик һәм бик акыллы шәһәр буларак күрсәтә, нигә мондый эшләнмәләргә яшел юл ачмаска? Бәлки, мондый ихтыяҗ булгач, кешеләр белән уртак бер фикергә килергә кирәктер. Шул ук вакытта без Дубай, Шанхай һәм Сингапурдагы дусларыбыз белән аралаштык һәм кайсыдыр елда яңа проектлар гамәлгә ашырырга ниятлибез. Тагын барысына да үрнәк күрсәтер идек. Өстәвенә, Казан хәзер БРИКС илләренең урбанистика башкаласы да бит», - дип сүзен төгәлләде агентлык әңгәмәдәше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз