news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт Карпов: Пенсиягә өстәмә түләү кешенең яшенә, стажына бәйле

80 яшьтән өлкәнрәк россиялеләргә, I төркем инвалидларга, шулай ук Төньякта яки авыл җирлегендә тиешле стажы булган гражданнарның иминият пенсиясенә ай саен арттырылган түләү каралган. Бу хакта РИА Новости агентлыгына О.Е.Кутафин исемендәге университетның финанс хокукы кафедрасы доценты Кирилл Карпов хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, иминият пенсиясенә икеләтә түләү 80 яшькә җиткән яки I төркем инвалидлык алган затлар өчен каралган. Әмма бер үк вакытта ике нигез буенча да акча артуны көтәргә кирәкми, арттыру аларның берсе буенча гына билгеләнә.

Юрист өстәп әйткәнчә, Төньяк стажы булган пенсионерларның теркәлгән түләүләре 50 процентка (Ерак Төньяк районнарында 15 елдан да ким булмаган стаж булганда) яки 30 проценка (тиңләштерелгән урыннарда) арта. Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел хезмәт стажы булган гражданнар өчен арту 25 процент тәшкил итә.

Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларын караган кешеләр өчен дә өстәмә югары түләү каралган. Югары түләү картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә генә билгеләнә. 2026 елда билгеләнгән түләү күләме аена 9 584 сум тәшкил итә. Бу сумма тупланган пенсия баллары нигезендә исәпләнә торган иминият пенсиясенә өстәлә.

news_right_1
news_right_2
news_bot