Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эксперт: Илнең сәяси тормышында катнашу – өлгергәнлек һәм җаваплылык билгесе
Бүген Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, Россия Президентын сайлау сигезенче мәртәбә үткәрелә. Дәүләтнең сәяси тормышында катнашу мөһим, һәм ул кешенең олы, җаваплы булуын күрсәтә, дигән фикер белән уртаклашты КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Ефлова.
«Аристотель да үз әсәрләрендә, кеше ул – иҗтимагый һәм сәяси җан иясе, дип билгеләп үткән. Илнең сәяси тормышында катнашу – кешенең өлгергәнлек һәм җаваплылык билгесе ул. Икенчедән, һәр иртә саен һәркайсыбыз сайлау юлында: нәрсә ашарга, нәрсә кияргә, кайда укырга, ял итәргә кая барырга, кем белән яшәргә, аралашырга. Билгеле, без үзебез яшәгән ил Президенты кем булуын да сайларга бурычлы», – диде «Татар-информ» әңгәмәдәше.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
- 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз