news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт: Гаилә культы Россиядә балалар өчен мәдәни кодның бер өлеше булырга тиеш

Гаилә һәм күп балалылык культы Россиядә балалар өчен табигый мәдәни код булырга тиеш. «Битараф булмаган кеше» платформасының Күзәтүчеләр советы башлыгы, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Константин Абрамов шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Абрамов билгеләп үткәнчә, моңа бары тик кече яшьтән үк барлык өлкәләрдә системалы һәм килешенгән сәясәт булганда гына ирешергә мөмкин.

Традицион кыйммәтләргә теләктәшлек күрсәтү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot