news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт: Цифрлы мохиттә милли тел юкка чыкмасынга ясалма фәһем кулланырга кирәк

Ясалма интеллект үзенә килгән сорауларда өйрәнә. Төрле телләр цифрлы киңлектән юкка чыкмасын өчен, журналистлар эше өчен ясалма интеллект куллану мөһим. Мондый фикерне Казанда узучы XI милли ММЧ форумының пленар сессиясендә «Россия сегодня»ның видео җитештерү дирекциясе ИИ-юнәлеше җитәкчесе Александр Петров белдерде.

«ИИ-модельләр күбесенчә инглиз телендә өйрәтелгән. Модельләрне һичшиксез өйрәнеп бетерергә, ясалма фәһем ярдәмендә яңалыклар булдырырга кирәк. Башкача сезнең телегез бу модельләр эчендә булмаячак - ул цифрлы мохиттә юкка чыгачак», - дип белдерде ул.

Белгеч фикеренчә, нәкъ менә нейрочелтәрләр барлыкка килү белән милли массакүләм мәгълүмат чараларының роле күп тапкырлар үсәргә мөмкин. Эш, Петров сүзләренчә, ясалма фәһем вакыйгаларның күпкә зуррак масштабын колачларга мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot