news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Чит кешенең банк картасына кагылмау хәерле

Чит кешенең банк картасын кулына алган һәркем турында карак дип уйлаулары ихтимал.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Чит кешенең банк картасына кагылмау, тапкан очракта аны юк итү хәерле. Бу турыда AMarkets аналитик департаменты җитәкчесе Артем Деев сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Чит кешенең банк картасына бөтенләй тотынмаска, җирдә ятса, алмаска, аңа кагылмаска кирәк. Чөнки чит кешенең банк картасын кулына алган һәр кеше андагы акчаны урлаучы буларак кабул ителергә мөмкин. Чит кешенең банк картасына тотынмыйча, сез үзегездән шикләнү ихтималын булдырмый кала аласыз», — диде ул.

Эксперт картаны банкка да кайтарырга кирәкми, дип тә өстәде: мондый очракта картаны алучы һәр икенче кеше дә шик астына эләгә.

«Сезнең картаны урламавыгызны һәм аннан акча алмавыгызны исбатлау бик авыр булачак», — диде Деев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100