Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт Брод: Татарстан халкы республиканың киләчәге сайлауларга бәйле булуын аңлый
РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары Советы әгъзасы, «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе рәисе Александр Брод «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны туры эфирында сайлауларның төбәк киләчәге өчен әһәмиятен һәм республикада сайлаучыларның активлыгы югары булуын билгеләп үтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
«Татарстан халкы республиканың киләчәге, аның үсеше, тормыш дәрәҗәсенең күтәрелүе ТР Рәисен сайлауга бәйле булуын яхшы аңлый. Татарстан һәрвакыт сайлауда югары активлык күрсәтә. Бу, барыннан да элек, халыкның оешканлыгы һәм җаваплылыгының югары дәрәҗәсенә бәйле, алар сайлауларның гадәти вакыйга гына түгел, ә хакимият органнарын формалаштыру, сәясәткә профессионалларны, актив гражданлык позициясендәге кешеләрне җәлеп итү икәнен аңлый», – дип искәртте Александр Брод.
Аның сүзләренчә, сайлау кампанияләре һәм тавыш бирү көне Татарстанда гадәттәгечә оешкан һәм ачык рәвештә, тупас хокук бозулардан башка гына уза.
«Бу - сайлау системасы, сәяси көчләр һәм гражданлык җәмгыяте институтларының эше нәтиҗәсе. Сайлаучыларга һәрьяклап мәгълүмат җиткерү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Гражданлык җәмгыяте институтлары тавыш бирүнең катгый хокукый кырда узуына карата кызыксыну белдерә», - дип өстәде ул.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз