Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт: Россиядә бакалавриат һәм магистратура калачак
Россия Болонья процессыннан чыгарылуга карамастан, бакалавриат һәм магистратура илебезнең югары уку йортларында калачак. «Татарстан 24» телеканалында Эрнест Хәйруллин белән «Галстуксыз интервью» программасында КФУның укыту-методик үзәге директоры, доцент Сергей Ионенко әнә шундый фикер әйтте.
«Системаның [Болонья] билгеле элементларын без үзебездә булдырдык, бу элементлар эшли. Мәсәлән, бакалавриат һәм магистратура бездә калачак», — дип искәртте Ионенко.
2003 елдан соңгы белгечлекләр дә (медицина, атом энергетикасы) үзгәреш кичермәячәк, дип өстәде эксперт.
Моннан тыш, КФУ доценты бакалавриат һәм магистратура баскычларын юкка чыгаруга каршы дәлил сыйфатында Россия вузларында югары белем бирүдә гомуми кабул ителгән модельләр кирәк булган күп санлы чит ил студентлары укуын китерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз