news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Бензинга сорау кимү Россиядәге вазгыять һәм газга күчү белән бәйле

Россиядә бензинга ихтыяҗ 1 процентка кимегән. Бу соңгы дүрт елдагы рекордлы күрсәткеч.

Эксперт: Бензинга сорау кимү Россиядәге вазгыять һәм газга күчү белән бәйле
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Россиядә бензинга сорау кими, соңгы дүрт елда ул бер процентка азайган. Ихтыяҗның кимүе ил эчендәге вазгыятькә һәм газ-мотор ягулыгына күчү белән бәйле. Россия ягулык берлеге президенты Евгений Аркуша «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Ихтыяҗның кимүенә илдә барган эчке икътисади вазгыять йогынты ясады. Шулай ук газга күчү дә тәэсир итәргә мөмкин, әмма аның йогынтысы зур түгел. Бензинга сорауның кимү сәбәбе ягулык базарына барып тоташа дияргә нигез юк», - диде эксперт.

Сыек ягулыкка булган ихтыяҗ 0,1 процентка кимесен өчен, газ куллану күләме 10 мәртәбә артырга тиеш, әмма мондый хәл күзәтелми, дип өстәде Аркуша.

Моңа кадәр «Известия» газетасы 2019 елның гыйнвар-сентябрь айларында бензинга сорауның 1 процентка кимүе, июльдә әлеге күрсәткечнең 1,4 процентка җитүе хакында язып чыккан иде. 2016-2017 елларда ихтыяҗ 0,4 һәм 0,3 процентка кимеде, 2018 елда исә 0,4 процентка артты. Бу кулланучыларның арзанлы газга күчүе, шулай ук россиялеләрнең җәмәгать транспорты яки таксига күчеп утыруына бәйле.

Өстәвенә, күп кенә машина йөртүчеләр бензинның, транспорт чарасына хезмәт күрсәтүнең кыйммәт булуы, шулай ук финанс кыенлыклары аркасында автомобильдән сирәгрәк файдалана башлаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100