news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт банк карталарының магниты бозылу сәбәбен әйтте

Магнитлы тасмасы эшләмәгән картаны банкоматта кулланып булмый.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Электромагнит нурланышыннан, шулай ук бөгү, деформация, бәрелү нәтиҗәсендә банк картасы магнитсызланырга мөмкин. Бу хакта ПСБ банкының түләү карталары департаменты директоры Александр Петровка сылтама белән РИА Новости яза.

Әгәр карта магнитсызланган икән, аның белән элеккечә үк POS-терминалларда, ягъни кибет кассаларында түләп була. Чөнки POS-терминаллар магнитлы юлдагы мәгълүматларга карамый, ә турыдан-туры чипны «укый».

«Шулай ук магнитсызланган картаны интернеттан әйбер сатып алганда да кулланырга була, чөнки анда карта мәгълүматлары бөтенләй укылмый, аларны клиент үзе яза. Магнит юлы эшләмәгән картаны банкоматта кулланып булмый. Әгәр бу бик мөһим һәм карта андагы акчаларны алу өчен кулланыла икән, аны киредән ясатырга кирәк», — диде Александр Петров. 

news_right_1
news_right_2
news_bot