Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт: Балтырганны системалы көрәш ярдәмендә генә җиңеп булачак
Мәскәү өлкәсендәге һәм башка төбәкләрдәге яңа территорияләрне Сосновский балтырганы баса. Үсемлекне системлы көрәш ярдәмендә генә җиңеп була, дип белдерде «Антиборщевик» хәрәкәтен оештыручы белгеч Мария Попова «Радио 1» белән әңгәмәдә.
Эксперт сүзләренчә, Кавказ якларыннан терлек азыгы буларак китерелгән балтырган тиз арада контрольдән чыкты. Бүген ул басуларны, юл буйларын, сулыклар яр буйларын һәм бакча участокларын басты. Һәр үсемлек 20 меңгә кадәр орлык бирә.
Попова билгеләп үткәнчә, үсемлекнең суында тән тиресенең ультрафиолет нурларына карата сизгерлеген арттыручы матдәләр бар. Тән тиресенә бер тамчы су эләккәннән соң кояшта торсаң, тиредә озак төзәлми торган пешкән таплар барлыкка килә. Моннан тыш, балтырган җирле үсемлек төрләрен кысрыклап чыгара һәм экосистемаларны боза. Аның сүзләренчә, иң зур хата – соң көрәшә башлау. Кешеләр үсемлек турында июльдә генә исенә төшерә, әмма бу вакытта инде соң була.
Бер-ике төп үсемлек очраган очракта аларны тамыры белән казып алу (көрәк озынлыгында) яки орлыклар өлгерер алдыннан чәчәкләрен кисеп алу (ике атна ара белән ике тапкыр) ярдәм итә. Зур мәйданнар өчен глифосат нигезендәге гербицидлар кулланалар. Бу эшне апрельдә, кар эреп бетүгә үк башларга кирәк. Попова кисәткәнчә, чабылган үсемлекне җирдә калдырырга ярамый – аның сабагындагы орлыклар өлгерергә мөмкин.
Балтырган белән эш иткәндә су үткәрми торган кием, калын резин перчаткалар, күзлек кияргә, озын чалбар һәм резин итек кияргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз