news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Бөтен кеше дә файдалансын өчен, провайдерлар Интернет тизлеген киметә ала

Вазгыять уңай якка үзгәргәч, әлеге чикләүләр бетереләчәк.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Элемтә операторлары конкрет кулланучы өчен Интернетның тизлеген ясалма рәвештә киметә ала. Бу мәгълүматтан бөтен кеше дә файдалана алсын өчен кирәк. КФУның исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты директоры Сергей Мосин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Вазгыять уңай якка үзгәргәч, әлеге чикләүләр бетереләчәк. Сценарийларны һәр конкрет очракта карарга кирәк. Ә провайдерларның республикада яшәүче һәр кешене тотрыклы элемтә белән тәэмин итү мөмкинлеге бар», — дип искәртте ул.

Провайдерларның гамәлдәге челтәрләре иң югары йөкләнешне күздә тотып проектланган. Әмма бөтен мәгълүмати ресурслар да күпсанлы кулланучыларның бер үк вакытта Интернетка керүенә әзер түгел, дип өстәде институт директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100