news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч авырмаган очракта «больничный» алу мөмкинлеге турында сөйләде

Россия халкы авырмаган очракта да «больничный» алырга мөмкин. Мәсәлән, авыру туганын карау өчен. Бу хакта РАНХиГС белгече Татьяна Подольская хәбәр итте дип яза РИА Новости.

Татьяна Подольская сүзләренчә, сөяк мие доноры булган очракта да больничый бирелә. Биоматериал алганнан соң донор биш көннән тугыз көнгә кадәр эштән азат ителә.

Моннан тыш, эшкә сәләтне чикләргә мөмкин булган медицина процедураларын узганда больничный алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot