Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эксперт: Автозаправкаларда бензин бәясе кимесә дә, ул әллә ни сизелерлек булмаячак
Нефть продуктларын чит илгә чыгаруны тыюга бәйле рәвештә автозаправкаларда бензин бәясе кимесә дә, ул әллә ни сизелерлек булмаячак, дип саный Илкүләм энергетик иминлек фондының әйдәп баручы аналитигы Игорь Юшков.
Ул фаразлаганча, автозаправка станцияләренең хуҗалары бәяләрне киметергә теләмәүләрен автозаправкаларда кулланучы өчен ягулык хакының биржадагы кебек үк югары күтәрелмәве белән дәлилләячәк. Биржада ул уннарча процентка артса, заправкаларда бензин ел башыннан бирле – 6, ә дизель ягулыгына 10 процентка күтәрелде.
«Алар бәя артуын болай да киметтек дип әйтәчәк. Заправка хуҗалары чыннан да күпмедер вакыт зыянга эшләде, чөнки дизель ягулыгын һәм бензинны биржада соңыннан ваклап сатуга караганда кыйммәтрәк бәядән сатып алды», - дип шәрехләде ул вазгыятьне «Татар-информ» агентлыгына.
Искәртеп узабыз, Россиядә 21 сентябрьдән бензин һәм дизель ягулыгын чит илгә чыгару тыелды. Аның максаты – нефть продуктларының «соры экспортына» чик кую һәм эчке базарда ягулык кытлыгын булдырмау. Россия Президенты Владимир Путин элегрәк билгеләп үткәнчә, ил Хөкүмәте ягулык бәяләренә бәйле вазгыять белән шөгыльләнә һәм җитештерүчеләр белән ничегрәк эш итәргә кирәклеге турында килешкән инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз