news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрельдә кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле

Иванова-Швец: кече шәһәр һәм авыллардан килгән медицина хезмәткәрләренә апрель аенда хезмәт хакларын күтәрәчәкләр.

Апрельдә кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле
Фото: © «Татар-информ»

1 апрельдән кече шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда медицина өлкәсендә эшләүче россиялеләрне керем артуы көтә, дип сөйләгән «РИА Новости»га Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының, «кеше ресурслары белән идарә итү» база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Россия хөкүмәте кече шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда медицина хезмәткәрләренә айлык түләүләрне торак пунктларда яшәүчеләрнең санына бәйле рәвештә бу елның 1 мартыннан арттырды. Россиялеләр март өчен түләүләрне 1 апрельдән ала башлаячак.

«Хөкүмәт авыл җирлегендә, район үзәкләрендә һәм кече шәһәрләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр турында карар кабул итте. Түләүләр күләме торак пунктларда яшәүчеләрнең санына бәйле булачак. Мондый ярдәм бик мөһим, чөнки мондый торак пунктларда медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы бик түбән, ә персонал дефициты инде критик күрсәткечләргә җитә», - диде Иванова-Швец.

Мәсәлән, 50 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә табиблар өстәмә рәвештә 29 мең сум, уртача персонал 13 мең сум алачак. 50 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда табиблар өчен ай саен өстәмә түләүләр 50 мең сум тәшкил итәчәк, ә урта персонал өчен – 30 мең сум.

Моннан тыш, 1 апрельдән барлык медицина хезмәткәрләре хезмәт хакының оклад өлеше 50 процентка кадәр арттырылачак. Министрлар Кабинеты сайтынан аңлашылганча, бу карарны гамәлгә ашыру өчен үзгәрешләр дәүләт гарантияләренең бушлай медицина ярдәме күрсәтү программасына кертелгән һәм расланган. Медицина оешмаларының хезмәт хакы фондларының ким дигәндә яртысы окладларга юнәлтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100