news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Аномаль җылы кыш сәбәпле, аллергия сезоны иртәрәк башлана

Аномаль җылы кыш сәбәпле, аллергия сезоны иртәрәк башланырга мөмкин: башкала төбәгендә зирек чәчәк ата, ә мартның беренче көннәрендә каенның чәчәк ата башлавы көтелә. Моннан тыш, җылы һава торышы аллергик реакцияләр китереп чыгаручы гөмбәләрнең кайбер төрләренең активлашуына ярдәм итте.

Табиб-терапевт, медицина фәннәре докторы һәм иммунолог Владислав Жемчугов «Радио 1»гә биргән интервьюсында сөйләгәнчә, аллергиянең чын сәбәбе аллергеннарда түгел, ә иммун системасы белән проблемаларда.

«Сәбәбе, чынлыкта, иммун системасы функциясе бозылуда. Ул барлык чит матдәләргә реакция белән җавап бирә. Әгәр ул булдыра алмаса, мәсәлән, ниндидер хроник авырулар, радиацияләр, химия аркасында хәлсезләнсә, реакция бирә башлый. Бу аллергия була да инде», - дип аңлатты белгеч.

Табиб фикеренчә, аллергиядән котылу өчен организмны тулысынча тикшерергә, иммун системасы эшчәнлегенең бозылу сәбәпләрен ачыкларга һәм аларны бетерергә кирәк. «Ул чагында аллергия мәңгегә китәчәк. Организм серкә, исләр, парфюмерия, косметика һәм башка нәрсәләр белән дә көрәшәчәк. Әгәр дә без хроник инфекцияләрне, ашкайнату проблемаларын дәваласак, бар да яхшы була», - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100