news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт 2025 елда кайсы түләүләр артачагы турында сөйләде

Эксперт 2025 елда кайсы түләүләр артачагы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ»

Декрет түләүләре, 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие, шулай ук бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие һәм ана капиталы киләсе елда артачак, дип сөйләде РАНХиГС хезмәт хокукы буенча эксперт Линда Рыжих. Бу хакта РИА Новости яза.

«Декрет түләүләре артачак: йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме йөклелек һәм бала табу буенча отпускның дәвамлылыгы 140 календарь көн булганда 2025 елда 794 355,8 сум һәм 2026 елда 882 575,4 сум тәшкил итәчә», - диде Рыжих. Аның сүзләренчә, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 2025 елдан 25 735 сумга кадәр, ә 2026 елдан 26 764 сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

Эшләүче ата-аналар өчен 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособиенең максималь күләме киләсе елда аена 69 мең сумга кадәр, ә 2026 елда аена 76,7 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин.

«Билгеле булганча, кулланучылар бәяләре үсеше индексы күрсәткеченнән чыгып билгеләнә торган ана капиталы күләме 2025 елда, фаразланганча, 4,5 процентка, ә 2026 елда - 4 процентка үсәчәк», - дип ачыклык кертте эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot