news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт 16,5 процент дәрәҗәсендәге төп ставка рубль курсында ничек чагылачагын аңлатты

Төп ставка 16,5 процентка кадәр кимү фонында рубль курсында сизелерлек үзгәрешләр көтәргә кирәкми, дип саный РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Агымдагы вазгыять сакланган очракта, доллар 79-83 сум диапазонында калырга тиеш», - дигән белгеч.

Эксперт искәрткәнчә, курска башка факторлар да йогынты ясый: нефть бәясе, геосәясәт, экспорт керемнәре күләме, Үзәк банкның валюта базарындагы гамәлләре. Әгәр тышкы яки эчке факторларның берсендә сизелерлек үзгәрешләр булса, курс 86-88 сум булырга мөмкин, дип фаразлый Щербаченко.

Җомга көнне Россия банкы төп ставканы дүртенче тапкыр киметте. Бу юлы ставка 0,5 процентка – еллык 16,5 процентка кадәр кимеде.

Бу 2026 елда уртача төп ставка еллык 13-15 процент диапазонында булуны күздә тота һәм кырыс акча-кредит сәясәтен уздыру озакка сузылачагын аңлата, дип игътибар иткән эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot