Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт 13 нче хезмәт хакы кемгә тиешлеген аңлатты
13 нче хезмәт хакы түләү Россия Хезмәт кодексында беркетелмәгән һәм эш бирүчеләр өчен мәҗбүри түгел. Бу хакта «RT» белән әңгәмәдә эш эзләү буенча сервисның персонал һәм оештыру үсеше буенча директоры Юлия Санина сөйләде.
Эксперт сүзләренчә, ел ахырында өстәмә бүләкләү ел дәвамында югары нәтиҗәләр һәм лояльлек күрсәткән хезмәткәрләрне бүләкләү өчен кулланыла торган премияләүнең киң таралган практикасын тәшкил итә.
«Мондый түләүне алу өчен, әгәр ул оешмада каралган булса, хезмәткәрләргә еш кына компаниянең норматив документларында язылган конкрет күрсәткечләрне үтәргә, шулай ук дисциплинар җәзалар алмаска кирәк», – дип ассызыклады Санина.
Ул билгеләп үткәнчә, вакытлы хезмәткәрләр, стажерлар һәм фрилансерлар, кагыйдә буларак, 13 нче хезмәт хакы алучылар санына керми.
«Шул ук вакытта 13 нче хезмәт хакы бүгенге көндә иң популяр формат түгел, һәм төрле компанияләрдә хезмәткәрләрне мотивацияләү һәм премияләүнең төрле системаларын хуплыйлар. Шуңа күрә, әгәр эш бирүче үз хезмәткәрләренә 13 нче хезмәт хакын түләргә планлаштырмаса, бу һәрвакытта да ул коллективны матди яки башка төрле бүләкләмәячәк дигәнне аңлатмый» ,- дип өстәде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз