news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт 10 елдан соң ихтыяҗ булачак һөнәрләрне атады

10 елдан Россия хезмәт базарында инженерларга, конструкторларга, техник белемле эшчеләргә, медицина хезмәткәрләренә һәм киберкуркынычсызлык буенча белгечләргә ихтыяҗ зур булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин белдерде.

Эксперт фикеренчә, география өлкәсендә белемнәре һәм цифрлы компетенцияләре булган финансистлар, шулай ук стратегик фикерләү һәм максатчан аудиторияне һәм базар тенденцияләрен анализлау күнекмәләре булган маркетологлар да кирәкле булачак.

Балынин билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләр киң белемле, берничә компетенциягә ия булган һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга сәләтле белгечләр белән кызыксыначак. Аерым алганда, токарьларга, слесарьларга, электрикларга һәм эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ сакланачак.

Моннан тыш, машина төзелеше һәм авиатөзелеш белән бәйле һөнәрләр, шул исәптән инженерлар һәм конструкторлар, перспективалы һөнәрләр булып калачак.

«Югары квалификацияле белгечләргә 10 елдан соң бөтен җирдә дә ихтыяҗ булачак», - дип ассызыклаган Балынин.

news_right_1
news_right_2
news_bot