Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Иванов: Экскурсоводларга аттестация үтү таләбе куелган
Бүген журналистлар өчен «Туризм һәм кунакчыллык: 2025 елның яртыеллыгы йомгаклары һәм тармакка ярдәм итүнең яңа чаралары» дип аталган матбугат туры оештырылды. Иң башта «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексын, аннары «Урман һәм елга» глэмпингын карау булды. Шуннан соң Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашында иртәнге аш һәм сорау-җавап форматында сөйләшү оештырылды.
«Республикада 90 проценттан артык экскурсовод атестация узганы билгеле. Бу таләп республиканың һәр төбәгендә эшләүче экскурсоводка да кагылышлы. Барлыгы әлеге көндә 553 экскурсовод туристларга экскурсия үткәрүгә хокуклы. Алар алдына аттестация узу өчен тест һәм экзамен үтү бурычы куела. Аттестация үткәч, аларның күкрәгендә экскурсияләр вакытында махсус бейджлары булуы зарур: анда аларның исемнәре күрсәтелә, фотолары урын ала, өстәвенә аттестацияләнгән вакыт аралыгы да була. Ә таләпләрне бозучыларга җәза, штрафлар да каралган», – дип белдерде Иванов матбугат вәкилләренең сорауларына җавап биргән вакытта.

Шулай ук спикер билгеләп үткәнчә, экскурсоводларга кагылышлы бу таләпләр әлеге һөнәр ияләренең дәрәҗәсен дә күтәрүгә этәргеч булып тора.

«Аттестация узуны һәм бейджны тагып йөрмәүчеләр дә булуы ихтимал. Ләкин бу бик рисклы гамәл. Аны тикшерергә мөмкиннәр, ә бу вакыт эчендә туристлары көтәме? Әлбәттә, бу бик ямьсез күренеш булачак. Туризм тармагы базары да үсешен дәвам итәргә тиеш, дип саныйм. Реестрлар да булдырыла. Аттестацион бейджларны экскурсоводлар йөртергә тиеш үзләре белән», – дип ассызыклады.
- ТР Туризм буенча Дәүләт комитетыннан алынган мәгълүматләр нигезендә, республиканың төп турүзәкләрендә дә уңай динамика күзәтелә – 2025 елның I яртыеллыгында килүчеләр саны 3,5 млн кеше тәшкил иткән. Мәсәлән, Казан Кремлендә – 2 070 691 кеше, Зөя утрау-шәһәрчегендә – 732 883 кеше, Бөек Болгарда – 288 084 кеше, Алабугада – 314 896 кеше, Тәтештә – 102 205 кеше, Чистайда 43 523 кеше булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз