news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экскурсиягә килгән кешеләр төркемен сканер аша уздырабыз дияргә була – Ренат Ваһапов

"Тарихның бүгенге дөнья белән чагылышын күрсәтергә тырышабыз", – ди белгеч.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Без сканер кебек булырга, ягъни экскурсиягә килгән кешеләр төркеменең нинди булуын шундук тоярга һәм мәнфәгатьләрен ачыкларга тиешбез. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге мөдире Ренат Ваһапов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип җиткерде.

“Без экскурсия барышында коры сөйләү генә булмасын өчен, яңа элементлар кертәбез. Бу – интерактив элементлар, экскурсияне җанлы итәргә булышырдай башка элементлар. Экскурсия күпме терерәк булса, тыңлаучыларга шулкадәр кызыграк. Мәгълүмат күләме бик зур бит, бөтен нәрсәне рәттән сөйли башласаң, 20 минуттан кеше инде туя, арый”, – дип Ренат Ваһапов экскурсия эшчәнлегендә төрле методик ысуллар, интерактив алымнар кулланылуын билгеләп үтте.

Белгеч фикеренчә, тарих никадәр борынгы, тирән булмасын, аның һәрвакыт заманча дөнья белән чагылышы бар. “Кайбер археологик фактларны күрсәтеп, без элек яшәгән һәм хәзергәчә сакланып калган традицияләр турында сөйлибез. Элекке тормыш белән бүгенгесен бәйләүче элементларга тукталабыз. Борынгы ниндидер фактларны, әйберләрне бүгенге тормыш белән бәйләп карасаң, кешегә хәзер дә кагылышлы булуың күрсәтсәң, шул вакытта кешегә кызык, һәм ул үзеннән үзе тартыла”, – дип белдерде ул.

Ренат Ваһапов үзе безгә Болгар цивилизациясе музеенда кыскача экскурсия уздырды. Аның белән йөргән арада, бездәге предметлар белән экспонатлар арасында уртаклыклар табарга да өлгерде ул. “Болгар цивилизациясе музее бик бай, кемнәрдер аны 1 сәгать эчендә йөреп чыга, кемнәргәдер 3 сәгать тә әз”, – дип ул музей-тыюлыкта барлыгы 30лап экскурсияче эшләгәнен әйтте.

Ренат Ваһапов әйтүенчә, экскурсия барышында бөтен кешегә дә 100 процент дәрәҗәдә ярап булмый. Кемнәрдер экскурсант белән килешеп бетмәскә дә мөмкин. “Әгәр турист канәгать калмаса, экскурсия барышында үзенә күңелсез булуын тойса, димәк, гаеп экскурсиячедә дә бар. Без сканер кебек: экскурсиягә килгән кешеләр төркеменең нинди булуын шундук тоярга һәм мәнфәгатьләрен ачыкларга тиешбез. Православие кешеләре дә Болгар турында яхшы белә. Алар Болгар турында христанлык үсеше ягыннан белергә тели. Болгар җире – тынычлык дөньясы, бу төрле традицияләр, цивилизацияләр, мәдәниятләр бергә үрелгән җир. Ислам өстенлек итсә дә, башка диннәрне юкка чыгармаган, башка конфессияләргә карата дустанә мөнәсәбәт булган”, – дип ассызыклады ул.

Ренат Ваһапов әйтүенчә, музейда тарихи һәйкәлләрне, экспонатларны бозу, җимерү, зыян китерү фактлары теркәлгәне булмаган. “Архитектур һәйкәлләрнең диварларына менү очраклары була, андый вакытта кисәтүләр ясыйбыз. Әмма экспонатларны бозу, җимерү кебек күренешләр булганы юк. Кешеләр биредә тәртип яхшы оештырылганын, объектлар сакланганын белгәч, аларда нәрсәнедер бозу теләге үзеннән-үзе юкка чыга”, – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100