Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Экскурсия, юридик консультация, бәйрәм табыны, истәлек бүләге һәм 10 мең сум акча
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы элеккеге эчке эшләр идарәләре, органнары һәм подразделениеләре җитәкчеләрен әнә шулай хөрмәтли
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Өлкәннәр көне уңаеннан, министрлыкның элеккеге эчке эшләр идарәләре, органнары һәм подразделениеләре җитәкчеләре белән традицион очрашу үткәрде. Ветераннар министрлыкның эш нәтиҗәләре белән танышып, мемориаль-мәдәни комплекстагы хәрби хезмәт үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр истәлегенә салынган мемориалга чәчәкләр китерделәр. Министрлыкның быел ачылган музеендагы экспонатлар ветераннар өчен таныш һәм якын булганга, андагы экскурсия аеруча кызыклы булды. Очрашу барышында пенсионерларга медицина ярдәме күрсәтү, матди тәэмин ителеш проблемалары буенча юридик һәм психологик консультация уздырылды.
Бәйрәм табыны тирәсенә җыелган кичәге җитәкчеләрнең һәр 92сенә дә министр Әсгать Сәфәров сәламәтлек, күңел көрлеге теләп, истәлек бүләкләре тапшырды. Болардан тыш, әлеге ветераннар, октябрь пенсиясе белән бергә, министрлыктан 10 мең сум акча да алачак.
Шулай ук республиканың барлык эчке эшләр бүлекләре җитәкчеләре 1 октябрьдә үзләренең ветераннарын хөрмәтли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз