Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Югары судының элеккеге судьясы отставкадагы судья статусыннан мәхрүм ителде
Татарстан Югары судының элеккеге судьясы Ризван Йосыпов отставкадагы судья статусыннан мәхрүм ителде. Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе материаллары нигезендә ачылган җинаять эше 24 июньдә Татарстан судьяларының квалификацион коллегиясендә каралды.
2024 елда Йосыповның балалары АКШ гражданлыгына ия булуы ачыкланган. Балалар юридик яктан - Казанда, чынлыкта Америкада туган, шуның аркасында гражданлык алган да. Бу факт буенча Ризван Йосыповның хатыны һәм улына карата ике җинаять эше кузгатылган. Гаиләнең ике әгъзасын да судьялар 40 мең сум күләмендә штрафка тарткан.
Статустан мәхрүм ителгәннән соң Йосыпов шулай ук кагылгысызлыгын һәм пенсиясен дә югалткан. Шуңа да карамастан, ул суд карары белән риза булмыйча шикаять бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз