news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экс-министр Абызовның 24 млрд сумлык милкен конфискациялиләр

Суд приставлары Россиянең Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча элеккеге министр Михаил Абызовның 24 млрд сумлык милкен конфискацияләячәк.

Аны җинаятьчел җәмгыять оештыруда, мошенниклык һәм башка җинаятьләр өчен хөкем иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Дәүләткә керем буларак, Абызовның 23,5 млрд сумлык милкен һәм акчасын, шулай ук 2,4 млрд сумлык башкарма җыемнарын һәм бурычларын алачаклар.

ТАСС хәбәр иткәнчә, экс-министрның гомуми бурычы 28 миллиард сумга якын.

2023 елның декабрь ахырында Мәскәүнең Преображенский суды Абызовны гаепле дип тапты һәм 80 млн сум штраф түләттереп 12 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрде.

Экс-министр җинаятьләрдә гаебен танымады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100