Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы 20нче поликлиниканың элеккеге баш табибы үз урынына кире кайтты
Фото: poliklinika20kzn.ru
Диана Тимеркаева кабат Казанның 20нче шәһәр поликлиникасын җитәкләде. Элегрәк ул бу медицина учреждениесендә баш табиб вазифасын биләгән иде инде. Шул хактагы боерыкны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев имзалаган.
1997 елда Тимеркаева «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1999 елда 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә табиб-хирург булып башлый.
Элегрәк ул Казанның 18, 20 һәм 21нче поликлиникалары администрациясендә төрле вазыйфалар биләде. 2023-2025 елларда 20нче поликлиниканы җитәкләде.
Узган елдан бирле медицина учреждениесенә Сергей Савинов җитәкчелек иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз