Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы башкарма комитетының элеккеге бүлек башлыгы ришвәт алган өчен колониягә озатылды
Чаллы шәһәр суды шәһәр башкарма комитетының элеккеге гомуми бүлек башлыгы Альберт Исмәгыйлевне ришвәт алуда гаепле дип тапты.
Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның 1 декабреннән 2025 елның 11 августына кадәр ул җирле эшмәкәрдән муниципаль контрактлар буенча эшләр кабул иткән өчен 1 миллион сумга якын ришвәт алган.
Исмәгыйлев алты елга катгый режимлы колониягә хөкем ителде. Моннан тыш, аны өч елга дәүләт җирле үзидарә органнарында хезмәт итү белән бәйле вазифаларны биләү хокукыннан да мәхрүм иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз