news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Экранга чит кеше караса, Google Pixel телефоны аларны "танып" хәбәр итә - видео

Система 2 миллисекунд эчендә кешенең күз карашын "эләктереп ала", ди компания инженерлары.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Google Pixel телефоннары экранга чит  кешенең каравын хәтерләп калырга һәм шул хактагы хәбәрне күрсәтергә сәләтле. Бу хакта Quartz хәбәр итә.

Экранның электрон саклау технологиясе фронталь камера һәм күз хәрәкәтләре белән идарә итү системасын кулланачак. Яңалык авторларының берсе Интернетка системаның ничек эшләвен күрсәткән видео урнаштырган.

Система төрле шартларда эшли һәм 2 миллисекунд эчендә кешенең күз карашын "эләктереп ала", дип ышандыра компания инженерлары.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100