news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ЭКОяз» акциясендә актив катнашкан районнарга балалар өчен уен комплексы бүләк итәләр

Агач утырту, макулатуры җыю, табигатьне саклауга багышланган акция уздыручылар арасында җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле призлар, Кырымга сәфәр өчен билетлар тапшырылачак.

«ЭКОяз» акциясендә актив катнашкан районнарга балалар өчен уен комплексы бүләк итәләр
Александр Эшкинин

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «ЭКОяз-2021» республика акциясендә иң яхшы дип табылган район һәм шәһәрләр балалар өчен уен комплексы ясауга сертификат алачак.

«Макулатура җыю, агач утырту, әйләнә-тирә мохиткә сак карашка юнәлтелгән экологик акция үткәрүчеләр арасында җиңүчеләрне бүләкләячәкбез. „ЭКОяз“ нәтиҗәләре буенча иң яхшы муниципаль берәмлекләргә балалар өчен уен комплекслары алуга сертификат биреләчәк», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстанда «ЭКОяз-2021» акциясе 1 апрельдә башлана һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Район этабы 1 апрельдән 14 майга, ә республика этабы 15 майдан 31 майга кадәр узачак. Ике этап җиңүчеләренә дә диплом һәм кыйммәтле призлар, Кырымга сәфәр өчен билетлар тапшырылачак.

Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланачак. Бәйгедә катнашу һәм тавыш бирү кагыйдәләре 1 апрель көнне Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында урнаштырылачак.

Элегрәк «Татар-информ» республикада табигатьне саклаучы кешеләр саны артуын язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100