Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Экотуризм өчен җир участоклары арендага сәүдәләшүсез генә биреләчәк
Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Экотуризм өчен җир участоклары арендага сәүдәләшүсез генә биреләчәк. ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Закон проекты буенча Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев чыгыш ясады. «Хәзерге вакытта сәяхәтчеләрнең 30 процентка якыны экологик туризмны сайлый. Экотуризм өлеше дөнья туристик базарында — 25 процент, Россия туристлык базарында — 2 процент тәшкил итә. Татарстан туроператорларына туристлардан экологик туризм буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килә», — диде Таһир Һадиев.
Аның сүзләренчә, эшкуарлар шәһәр читендә ял базалары һәм кемпинглар төзүгә инвестицияләр кертергә ниятли, әмма инвесторларны эзләү һәм әлеге проектларны тормышка ашыруда дәүләт һәм муниципаль милектәге җирне шәхси инвесторларга бирүнең катлаулы процедурасы комачаулый.
«РФ Җир кодексы нигезендә, мондый җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәсе аукцион рәвешендә торглар нәтиҗәсе буенча төзелә», — диде Таһир Һадиев. Шул ук вакытта, РФ Җир кодексының 39 статьясының 2 пунктында дәүләт һәм муниципаль милектәге җирне арендалау шартнамәсе, РФ төбәге башлыгы фәрманы булган очракта, юридик затларга сәүдәләшүсез дә төзелергә мөмкин, дип әйтелә. Тик объект үз максаты таләпләренә җавап бирергә тиеш.
Кабул ителгән закон проекты буенча, Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә, экологик туризм өлкәсендә объектларны урнаштыру өчен җир кишәрлекләрен арендага сәүдәләшүсез генә бирү тәкъдим ителә.
Мондый объектларга кунакханәләр, шифаханә-курорт объектлары, туристик базалар, кемпинглар, стационар яки палаткалы туристлык-сәламәтләндерү лагерьлары, туристик парклар, тау чаңгысы комплекслары, туристик өйрәтү сукмаклары, трассалары керә. Документ Татарстан Президентына имзалауга җибәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз