Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы гаилә тормышы юбилярларына төбәк түләүләре турында сөйләде
Россиянең кайбер төбәкләрендә озак еллар бергә яшәгән парларга юбилей даталарына багышланган өстәмә түләүләр билгеләнгән. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин шулай дип белдерде, дип хәбәр итә RT.
Белгеч билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә түләү күләме ир белән хатынның ничә ел бергә яшәвенә бәйле. Шул рәвешле, бергә яшәүнең 50 еллыгы уңаеннан - 29 651 сум, 55 еллыгына - 37 062 сум, 60 еллыгына – 37 062 сум, 65 еллыгына - 44 473 сум, 70 еллыгы уңаеннан шулай ук 44 473 сум түләнә.
Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларында да түләүләр юбилейларга бәйле, әмма аларның күләме югарырак: никахның 50 еллыгы уңаеннан – 50 мең, 55 еллыгына - 55 мең сум; 60 еллыгына – 60 мең; 65 еллыгына - 65 мең, ә 70 еллыгы уңаеннан – 70 мең сум.
Санкт-Петербургта ир белән хатынның икесенең дә Россия гражданлыгы һәм Төньяк башкалада яшәү урыны булу кирәкле шарт булып тора. Гаилә тормышының 50 еллыгы уңаеннан түләү бер гаиләгә - 50 мең; 60 еллыгы уңаеннан - 60 мең; 70 еллыгы уңаеннан – 70 мең; 75 еллыгы уңаеннан 75 мең сум тәшкил итә, дип сөйләде икътисадчы.
Әгәр ир белән хатынның берсе күрше Ленинград өлкәсендә теркәлсә, сумма ике тапкырга кими, дип ачыклык кертте ул.
Моннан тыш, Хабаровск краенда 2021 елдан башлап 50 ел һәм аннан да күбрәк яшәгән парларга бер тапкыр 25 мең сум күләмендә акча түләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз