Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы Россиядә пенсиянең нинди шартларда 100 мең сумга җитәчәген аңлатты
Россиядә пенсиянең уртача күләме теоретик яктан 10-20 елдан соң 100 мең сумга җитәргә мөмкин, әмма номиналь сумма түгел, ә аның сатып алу сәләте төп әһәмияткә ия булачак. Икътисади аналитик Денис Миролюбов «Абзац» басмасы белән әңгәмәсендә шундый фикерен белдерде.
«Теоретик яктан бу мөмкин әйбер, ләкин номиналь үлчәм үзе түгел, ә сатып алу сәләте мөһим. Әгәр 10-20 елдан соң 100 мең сум акчаның инфляция аркасында кыйммәте бөтенләй үзгәрсә дә беркем дә гаҗәпләнмәячәк», - диде Миролюбов.
Икътисадчы билгеләп үткәнчә, пенсиянең хәзерге үсеш темплары сакланып калса, якындагы дистә еллар дәвамында түләүләрнең мондый дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин.
«Әгәр номиналь сумма турында гына сөйләсәк, пенсия үсеше сакланып калган очракта мондый дәрәҗәгә якындагы дистә еллар дәвамында ирешергә мөмкин. Әмма моның өчен икътисад үсеше, эш хакларын, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм бюджетның тотрыклы керемнәре кирәк. Бүген болар турында сүз алып барып булмый», – дип өстәде ул.
2026 елның 1 маена булган мәгълүматларга караганда, Россиядә пенсиянең уртача күләме 25 399 сум тәшкил итә. 2024 елның маенда бу күрсәткеч 20 949 сум күләмендә булган. Ике ел эчендә уртача пенсия 4 450 сумга арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз