Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы Беляев Россиядә дүрт көнлек эш атнасына күчү шартын атады
Дүрт көнлек эш атнасына күчү бары тик хезмәт җитештерүчәнлеген арттырган, җитештерелә торган продуктның сыйфатын киметмәгән һәм эшченең хезмәт хакын саклап калган очракта гына мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га икътисадчы, финанс аналитигы Михаил Беляев хәбәр итте.
Элегрәк Дәүләт Думасында киләчәктә Россия дүрт көнлек эш атнасына күчәчәк, дип белдерделәр. Бераздан хезмәт базары бу форматка яраклашачак, ләкин мондый чара барлык һөнәрләр өчен дә туры килмәячәк, дип яза ТАСС.
«Дүрт көнлек эш атнасына күчү хезмәт җитештерүчәнлеге дәрәҗәсе эш көннәре санын тулаем эчке продукт чыгаруны киметмичә кыскартырга, ә бәлки яңа механизмнар кертү нәтиҗәсендә хәтта арттырырга мөмкинлек биргән очракта гына мөмкин. Шулай ук кыскартылган эш атнасына күчкән очракта эшчеләрнең элеккеге хезмәт хакы сакланырга тиеш», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта Беляев дүрт көнлек эш атнасына өзлексез җитештерү циклы күздә тотылган җитештерүләрдә эшләүче белгечләрне дә күчереп була, дип өстәде.
«Мәсәлән, сменаларны кыскарак итәргә, 8 сәгатьлек биш смена түгел, ә 6 сәгатьлек дүрт смена итәргә була», - дип тәкъдим итте икътисадчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз