news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологлар вертолеттан карап, алты районда законсыз чүплекләр тапкан

WorldSkills чемпионаты алдыннан экологлар территорияләрне авиация ярдәмендә тикшерә.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек уңаеннан, районнарның чисталыгын вертолеттан карап-тикшерде. Шулай итеп, Лаеш, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән районнарында табигатьне саклау законын бозуның 71 очрагы ачыкланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Территорияләрне министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тикшерде. Рейдларда еш кына файдалы казылмаларны законсыз чыгару һәм калдыкларны рөхсәтсез урыннарга ташлау очраклары ачыклана.

Мәсәлән, Әлмәт шәһәрендә 94 квадрат метр чамасы мәйданда төзелеш калдыклары чүплеге калкып чыккан. Иске тәрәзәләр, ишекләр, агач калдыклары һәм башка төзелеш чүп-чары өеп куелган. Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары кичекмәстән шушы урынны тикшерергә китте. Закон бозучылар җавапка тартылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100