news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экологлар Урта Кабанга канализация суы агуын туктатты

Беренче май бистәсе халкы социаль челтәрләрдә үзләренең борчылуын белдерде.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Казанда экологлар Беренче май бистәсендә яшәүчеләр шикаятьләреннән соң Урта Кабан күленә канализация агынтыларын агызуны туктаттылар. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу вазгыятькә бистәдә яшәүчеләр игътибар иткән. Алар социаль челтәрләрдә: «Урамнарда сулап булмый, бөтен бистә буйлап пычрак су ага һәм ул су объектына агып төшә», - дип зарланды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре урынга чыгып, су пробалары алды, аларга анализ табигатьне саклау турындагы законнарны бозу фактын раслады. Чисталык хуҗасыз коедан агып чыккан икән.

Үзәк территориаль идарә башлыгы Петр Королев якын-тирәдәге йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компания вәкилләре белән очрашты. Күлгә канализация суларын агызу туктатылды, ә кое үзе суд аша Казан хакимияте балансына тапшырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot