news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологлар Урта Кабан күленә агынты сулар агызыла торган торба тапкан

Казан халкы Урта Кабан күленә рөхсәтсез агынты сулар агызуга зарланганнан соң экологлар тикшерү уздырган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт инспекторлары Казанның Вахитов районындагы Һади Такташ урамында урнашкан 124 номерлы йорт 5 корпус яны территориясен тикшерде. Тикшерү барышында Урта Кабан күленә агынты сулар агызыла торган торба ачыкланды», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр кабул ителгән шундый ук мөрәҗәгатьләр нигезендә Казан Башкарма комитетына әлеге яңгыр сулары канализациясе челтәрен баланста тотучыны билгеләү турында мөрәҗәгать юлланган.

«Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе мәгълүматларына караганда, челтәрне эксплуатацияләүче оешма Казанның «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе булырга мөмкин. Тикшерү материаллары карау өчен Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәреләчәк», – дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100