news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экологлар тикшергәннән соң Казанда бик зур көнкүреш калдыклары чүплеген юк итәләр

Экологлар тикшергәннән соң Казанда бик зур көнкүреш калдыклары чүплеген юк итәләр
Фото: Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы

Гражданнар мөрәҗәгатеннән соң Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Казанның Үзәк Мариуполь урамында 47нче йорт янындагы территорияне тикшерде. Нәтиҗәдә законсыз чүплек факты расланды.

«Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенә чүплекне бетерү максатыннан мәҗбүри таләпләрне бозуны булдырмау турында кисәтү җибәрелде. Хәзерге вакытта территория җыештырыла. Эшләр 85 процентка тәмамланган», - дип билгеләп үттеләр табигатьне саклау ведомствосы матбугат хезмәтендә

1278 кв.метр мәйданлы территория калдыклар белән пычранган, чүплек күләме 766 кубометр тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot