news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологлар комиссиясе рейд уздырды

Рейд барышында алар калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның 35 урынын ачыклады.

(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Экологлар комиссиясе рейд уздырды. Рейд барышында алар калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның 35 урынын ачыклады. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итә.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Горький тимер юлының Казан төбәгендә һәм Казан – Биектау – Восстание – Свияжск – Казан маршруты буенча тимер юллардан аерып алынган полосалар тикшерелде. Тимер юлдан билгеле бер ераклыкта урнашкан территорияләрнең санитар торышын карау эшендә ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, ТР буенча Росприроднадзор идарәсе, Казан районнары, республиканың Биектау һәм Яшел Үзән районнары хакимиятләре хезмәткәрләре, Горьков тимер юлы һәм Казан шәһәренең Административ-техник инспекциясе вәкилләре катнашты.

"Билгеләп узарга кирәк, елдан-ел тимер юллардан аерылган полосаларның экологик торышы яхшыра бара. Узган ел шушындый рейд барышында 47 санкциясез чүплек урыны ачыкланган иде, быел исә – 35. Юл кырыйлары буйлап нигездә 30 кубометрга кадәрле чүплек урыннары күренә, аларны кул белән дә җыештырып юк итәргә була", – дип хәбәр итте Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов. Экологлар контейнер мәйданчыкларының һәм гараж кооперативларының торышына карата төп канәгатьсезлекләрне белдерде, чөнки әлеге урыннарда күләмле чүплекләр теркәлә.

Табигать саклау законнары бозылуның ачыкланган очраклары буенча актлар төзелде. Аларны бетерү эшләре 10 көн эчендә төгәлләнергә тиеш. Бу хәл яңадан кабатланган очракта, хокук бозучыларны штраф санкцияләре көтә. Комиссия тарафыннан чираттагы тикшерүне уздыру 11 майда планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100