news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экологлар кисәтүе буенча Чирмешән районында зур чүплек бетерелде

Чирмешән районын мониторинглау барышында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Иске Кади авылында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаган. Пычранган участокның мәйданы 3300 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 500 куб. м.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Чирмешән районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot