news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологлар Казан халкын өч язгы өмәгә чакыра

Казанда республика өмәсе 27 апрельдә Нокса урманы территориясендә «Франт» сәүдә үзәге артында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашында узачак. Ә инде бу атнада – 20 апрельдә Казансу елгасы һәм Комсомол күле буенда тагын ике өмә планлаштырылган.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Рус география җәмгыятенең Төбәк бүлеге теләгән һәркемне 20 апрельдә Дәрвишләр бистәсендәге өмәгә чакыра. Комсомол күле яр буйларын кыш буе җыелган чүп-чардан чистарту иртәнге 10да башлана. Өмәдә катнашучыларга бөтен кирәк-яракны урында бирәчәкләр.

Шул ук көнне ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте тарафыннан 2024 елдагы беренче өмә оештырылачак. Ул 13.00 сәгатьтә Казансу елгасы буенда башлана. «Елга техникумы» тукталышы янындагы күзәтү мәйданчыгы өмәдә катнашучыларның җыелу урыны булачак.

Быелгы язның төп өмәсе яңа квест-форматта 27 апрель көнне Нокса урманы территориясендә уза. Командалар өч сәгать дәвамында территорияне чүп-чардан арындырачак һәм чүпне шунда ук фракцияләргә бүлеп, баллар туплаячак.

«Иң җитез һәм игътибарлы катнашучыларны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм партнерлар әзерләгән кыйммәтле бүләкләр, дипломнар көтә», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100