news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологлар: Казан һавасында зарарлы матдәләр күләме нормадан артык түгел

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре Казанның биш ноктасында, шулай ук Биектау районының Күлле бистәсендә һава үрнәген тикшергән.

Экологлар: Казан һавасында зарарлы матдәләр күләме нормадан артык түгел
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанда һавада зарарлы матдәләр концентрациясе тиешле нормадан артып китүе ачыкланмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Газ исе килүенә зарланып, халыктан килгән шикаятьләрдән соң, экологлар күчмә лабораториядә Казанның биш ноктасында (Вересаев, Челюскин, Чистай, Пушкин һәм Восстание урамнарында), шулай ук Биектау районының Күлле бистәсендә һава үрнәге алды. Һавада зарарлы матдәләр концентрациясенең тиешле нормадан артып китүе ачыкланмады», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, кичә 112 бердәм номерына Казан шәһәре һәм Биектау районында яшәүчеләр, бик көчле газ исе килүенә зарланып, җитмешкә якын мөрәҗәгать юллаган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100