news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологлар Кама Тамагы районында законсыз чүплек тапкан

Кече Салтык авылы янында чүплек булуы турында Идел аръягы территориаль идарәсенә гражданнар хәбәр иткән.

Экологлар Кама Тамагы районында законсыз чүплек тапкан
еco.tatarstan.ru

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Экологлар Кама Тамагы районында 1200 квадрат метр мәйданлы законсыз чүплек тапкан. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кече Салтык авылы янында чүплек булуы турында Идел аръягы территориаль идарәсенә гражданнар хәбәр иткән. Тикшерү барышында законсыз чүплек факты расланган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 1200 квадрат метрны тәшкил итә.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 маддәсендә күрсәтелгән табигать саклау законнарын бозу булып санала. Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетына Кече Салтык авыл җирлеге территориясендә ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрү өчен хат җибәрелгән, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100