news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экологлар Дала Зәе елгасында балыклар үлү сәбәбен ачыклый

Күпләп балыклар үлү турындагы хәбәрдән соң, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре тикшерү башлады.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Татарстанда экологлар Дала Зәе елгасында балыклар үлү сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта министрлыкның матбугат секретаре Лилия Мөлекова хәбәр итте.

  • Елганың Зәйдән алып Иске Тәкмәк авылына кадәрге өлешендә күпләп балык үлү турында социаль челтәрдә хәбәр чыккан иде.

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкиле хәбәр иткәнчә, кичә кич Зәй балыкчылары бу хакта Кама аръягы территориаль идарәсенә әйткән. Бераз соңрак бу мәгълүмат Зәй эчке эшләр идарәсенә дә җибәрелгән.

"Хәзер министрлык инспекторлары һәм Эчке эшләр идарәсе участок вәкиле проблеманы өйрәнү белән шөгыльләнәләр”, - диде Лилия Мөлекова.

Полицейскийлар Бөгелде авылында да шул ук елгада үле балык табулары турында әйткән.

Бу факт буенча административ тикшерү алып барыла. Белгечләр су объектларының пычрану чыганагын ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot