news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экологлар Чаллыдагы начар иснең сәбәпләрен ачыклаган

Чаллылылар начар истән зарланган көннәрдә алынган пробалар һавада концентрациянең артуын күрсәтмәгән.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда узган матбугат конференциясендә шәһәрдә берничә көн торган начар иснең сәбәпләрен җиткерделәр.

Билгеле булганча, «Кама» агрофирмасы тавык фабрикасы калдыклары махсус саклагычларыннан алынган органик калдыклар белән кырларын ашлаган. Роспотребнадзорның Чаллы бүлеге баш эксперты Юлия Дмитриева аңлатуынча, чаллылылар начар истән зарланган көннәрдә алынган пробалар һавада концентрациянең артуын күрсәтмәгән. Бу исә специфик иснең кеше организмына зыяны юклыкны аңлата.

Экология күзәтчелегенең Татарстан буенча җитәкче урынбасары Сергей Трушков «Кама» агрофирмасы Шилнәбаш авылы янында кыр эшләрен башкарганда җил юнәлешенә игътибар итмәүләрен һәм шунлыктан җил белән иснең шәһәргә килеп җитүен аңлаткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot