news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологиягә иң күп зыян су чистарту корылмаларыннан – И.Гыйльметдинов

Татарстан табигатьне саклау прокуроры Әлмәттә, Яңа Чишмәдә, Арча, Зәй, Алексеевск районнарында яңа су чистарту корылмалары төзелүен әйтте.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов су чистарту корылмаларының начар хәлдә булуын һәм аларның табигатькә зур зыян китерүен билгеләп узды. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында белдерде.

“Без чистарту корылмалары буенча тикшерүне башлаганда, вазгыять моның кадәр үк мөшкел дип уйламаган идек. Ничек кенә сәер ишетелмәсен, иң күп зыянны су чистарту җайланмалары китерә. Элек Советлар союзы чорында ясалган мондый корылмалар күптән тузган, шуңа үз эшләрен 30 процентка да эшләмиләр. Аннан чыккан әшәке сулар безнең сулыкларга эләгә. Күп кенә авыл җирлекләрендә юынтык сулар үзәкләштерелгән төстә агызылса да, чистарту корылмалары юк. Бөгелмәдә, Әлмәттә, мәсәлән, җиргә генә ташлап барганнар. Берничә күп катлы йорттан гына да күпме калдык җыелып баруын күз алдына китерәсездер. Алар чистартылмыйча гына сулыкларга эләгеп, экологиягә зур зыян килә”, - дип белдерде Илсур Гыйльметдинов.

Аның әйтүенчә, хәзер бераз уңай якка үзгәреш сизелә башлаган. Ул кыска вакыт эчендә Баулы, Лениногорск, Әлки, Азнакай, Мөслим районнарында су чистарту корылмалары төзелгәнен әйтте.

“2017 елда Татарстанда барлыгы 13 җайланма эшли башлады. Соңгы су чистарту җайланмасы 2018 елда февральдә гамәлгә кертелде. Балык Бистәсендә төзелде, хәзерге вакытта Әлмәттә, Яңа Чишмәдә, Арча, Зәй, Алексеевск районнарында төзелә. Күп кенә корылмалар реконструкция стадиясендә, шулар бөтенесе дә эшләнеп бетсә, су чистарырга тиеш. Без аеруча Әлмәт районына өмет баглыйбыз. Бу шактый зур объект булганга, быел федераль бюджеттан су чистарту корылмаларын капиталь төзекләндерүгә акча көтәбез”, - диде прокурор.

Илсур Гыйльметдинов мисаллар да китерде. “Әле быел, күптән түгел генә Яшел Үзән районының Октябрьский, Ореховка бистәләрендә урман җирләрен пычрату фактларын табып, ике җинаять эше кузгаттык. Чистартылмаган су җиргә агызылган, нәтиҗәдә, җиргә генә китерелгән зыян 6 млн сумнан артып киткән. Агачларга китерелгән зыянны аерым исәплибез. Орловское авыл җирлегендә дә су, чистарту корылмалары эшләмәү аркасында, җиргә ташланган”, - диде.

Прокурор яңгыр суларын җыеп чыгару белән бәйле проблемалар булуын билгеләп узды. “Казанда 20 дән артык ливневка бар, алар бөтенесе Кабан күленә яки Казансуга чыга. Казансуда әле су агып торса, Кабан күлендә алар җыелып ята. Кабан күленә, әйтик, 20 урыннан су агып ята. Хәзерге вакытта ливневкаларның икесендә генә су чистарту җайланмасы куелган, калганы елгага агып ята. Бу кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә. Бу юнәлештә эш дәвам итә”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100