news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе Казанда гражданнарны кабул итә

8 (843) 231-17-03 телефон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк

 (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идел буе идарәсендә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне була. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ Президенты йөкләмәсе буенча, гражданнар 12 нче декабрьдә сәгать 12.00-20.00 Казан, Зинин урамы, 4 адресы буенча урнашкан Экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идел буе идарәсендә чират тәртибендә, паспорт белән кабул ителә.
8 (843) 231-17-03 телефон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot