news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздыра

Депутатлар ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган, 2007-2015 елларга Татарстан Республикасы Экология иминлеге концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар турындагы мәсьәләне караячак

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә республика законнарына кагылышлы 3 мәсьәлә, шулай ук федераль закон проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнарының закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре чыгарыла.

Аеырм алганда, бүген депутатлар ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган, 2007-2015 елларга Татарстан Республикасы Экология иминлеге концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар турындагы мәсьәләне, “Авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проектларын караячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot