news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология министры урынбасары гаиләдә һәм эшендә татар телен ничек саклавы турында әйтте

Өйдә татарча сөйләшү генә түгел, балаларга татар әдәбияты укытырга, татар телендә үткәрелә торган чараларда еш катнаштыру кирәк, дип саный.

Экология министры урынбасары гаиләдә һәм эшендә татар телен ничек саклавы турында әйтте
архив/Султан Исхаков

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Фаяз Шакиров гаиләдә һәм эш урынында татар телен ничек саклавы турында сөйләде. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

"Әти-әни гаиләдә эш алып барырга тиеш, иң элек балалар белән татарча сөйләшү кирәк. Өйдә татарча сөйләшмәсәң, телне тиз онытырга мөмкиннәр. Аннары балалар татар әдәбияты укырга тиешләр. Мәктәптә генә түгел, өйдә дә татар китаплары уку кирәк. Мин үзем дә укыйм", - диде Фаяз Шакиров.

Аның фикеренчә, балаларны татар телендә үткәрелә торган чараларда да еш катнаштыру кирәк.

"Эшкә килгәндә, экологиядә терминнар күп. Мин татар мәктәбен тәмамласам да, алар әле авырдан бирелә. Шул терминнарны да татарча өйрәнәбез. Үзебездә татар булган барлык инспекторлар белән мин үзем татарча сөйләшергә тырышам. Татарча аралашып, даими татар чараларында катнашып торганда, татар телен берничек тә онытырга мөмкин түгел", - дип белдерде Фаяз Шакиров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100