news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология министры: Татарстанда табигатьне саклаучы кешеләр саны арта

Александр Шадриков республикада 1 млн гектардан артык урман, 500 мең гектар аеруча саклаулы табигать территорияләре, 36 меңнән артык су объекты булуын искәртте.

Экология министры: Татарстанда табигатьне саклаучы кешеләр саны арта
Михаил Захаров/архив

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда табигатьне саклаучы кешеләр саны арта бара, дип белдерде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

«Республикада табигатьне саклаучылар — волонтерлар, иҗтимагый оешма активистлары күбәя. Быел да без аларның ярдәменә өметләнәбез», — диде министр «ЭКОяз-2021» республика акциясе һәм санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифингта.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, республиканың табигый мирасы бай — Татарстанда 1 млн гектардан артык урман, 500 мең гектар аеруча саклаулы табигать территорияләре, 36 меңнән артык су объекты бар.

«Әмма уңайлылыклар кешенең даими яшәү урыннарында — шәһәрләрдә һәм авылларда да булырга тиеш», — диде министр Хөкүмәт Йортында узган брифингта.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда 1 апрельдән «ЭКОяз-2021» акциясе һәм санитар-экологик икеайлык башлануы турында язган иде.

Былтыр коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән үзизоляция режимы сәбәпле, экологик икеайлыкта торак-коммуналь оешмалар, муниципаль берәмлек хезмәткәрләре һәм юл салучылар гына катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100